

Русиядә, аерылганнан соң, уртак балалары өчен ирләреннән алимент көтеп ала алалмаган әниләр бик күп. Бала үстерүгә киткән чыгымнарны күтәрешүдән читләшкән әтиләр бихисап шул. Быелгы ел башыннан Русиядә алиментлар турындагы законга кертелгән яңалыклар эшли башлаячак.
Русиядә яхшырту максатыннан законнар базасын даими яңартып торалар. 2022 елда алиментлар турында яңа закон эшли башлаячак, ул бурычлылар өчен яңа кагыйдәләр кертәчәк, балалар өчен түләүләрне тәртипкә салачак һәм аларны алу тәртибен гражданнар өчен нәтиҗәлерәк итәчәк. Алиментлар турындагы законда нинди яңалыклар булачак?
Ялгыз бала тәрбияләүче әниләр, кайбер очракта әтиләр дә, моңа кадәр алиментны түләгән кеше кеременең рәсми өлешеннән генә ала иде. Әмма алиментлар турындагы яңа закон бу гаделсезлекне җайга сала.
2021 елның 11 ноябреннән РФ Хөкүмәтенең 1908нче санлы карары үз көченә керде. Бу документта балигъ булмаган балаларга алиментлар тотып кала торган керемнәрнең яңа исемлеге расланган. Элегрәк бу исемлек Хөкүмәтнең 1996 елның 18 июлендә дөнья күргән № 841 карары белән җайга салынган иде. 2021 елның 11 ноябрендә иске документ үз көчен югалтты.
Элеккечә үк алиментчылар балалары өчен
Яңа карарда алиментлар алыначак керемнәр исемлеге шактый киңәйде. Хәзер инде алиментлар түбәндәге керемнәрдән дә тотыла:
* үзмәшгуль гражданнарның керемнәреннән;
* банклардагы вкладлардан һәм исәпләрдәге процентлардан;
*икътисади эшчәнлек нәтиҗәсендәге керемнәрдән, дивидендлар һәм купоннардан, шулай ук кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр буенча алынган табыштан;
Шулай итеп, Хөкүмәтнең яңа карары нигезендә, алимент суммасын исәпләгәндә, баладан читтә яшәгән, аны тәрбияләү процессында катнашмаган әтинең (кайбер очракта әнинең дә) барлык керемнәре дә исәпкә алыначак.
Искәрмә! Бала тууга бер тапкыр бирелә торган пособиедән, туганы үлгәндә түләнә торган акчадан, командировка чыгымнарыннан, авыл җирлегенә күчкән өчен “подъемный” түләүләреннән, хезмәткәрләргә өстәмә түләүләрдән процент түләттереп булмый.
Алиментларның минималь күләме конкрет төбәктә билгеләнгән МРОТның (хезмәт хакының минималь күләме) 25%ын тәшкил итә.
Эшсез кеше дә алимет түләүдән качып котыла алмый. Бу очракта алиментны ул алган пособиедән түләтәчәкләр. Әйтик, әгәр эшсезлек буенча минималь пособие 1 500 сум булса, балага шул сумманың 375 сумы түләнәчәк.
Фото: yandex.ru