

Илеш районында да урам араларын, авылара юлларны чистарту буенча эш актив оештырылган.
Районда юлларны кардан чистарту буенча Илеш районы юл-ремонт төзелеш идарәсенең 14 берәмлек техникасы җәлеп ителгән. Алар вакытында юлларны кардан тазартып куеп, торак пунктлар арасында йөрүне тәэмин итә.
Һава шартларының көйсезләнүе аркасында юлларда транспорт чараларында хәрәкәт итү авырлаша, шуңа күрә районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә руль артында игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш бирә.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, бердәм ашыгыч ярдәм номерына – 112гә шалтыратырга киңәш ителә.