Көнүзәк
7 гыйнвар 2022, 14:30

Машиналар комачаулык тудыра...

Уфа шәһәрен һәм ихаталарын кардан чистарталар.

Машиналар комачаулык тудыра...Машиналар комачаулык тудыра...
Машиналар комачаулык тудыра...

Уфа шәһәрендә урамнарны кардан чистарту өчен 366 берәмлек техника, 1450 торак-коммуналь идарәсе хезмәткәре чыкты. Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, үзәк урамнарны, җәмәгать транспорты тукталышларын, тротуарларны, күперләрне кардан чистарталар.

Йорт ихаталарын чистартуда 650 дворник, 450 башка һөнәр ияләре, 136 коммуналь техника җәлеп ителгән. Шәхси идарә итү компанияләре (алар Уфада 136)  һәм ТСЖлар (84) 300 дворник белән 50 берәмлек техниканы эшкә чыгарганнар. Йорт түбәләрен 65 бригада – 193 кеше чистарта.

Кичә кар өмәсендә 254 ихата кардан чистартылган.

Күп очракта парковкаланган машиналар урыннарны кардан чистартканда күп проблема тудыра, диләр торак-коммуналь хезмәтендә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас