Көнүзәк
7 гыйнвар 2022, 14:21

Бер минут та тик тормыйлар

Торак-коммуналь хезмәте бүген көчәйтелгән режимга күчте.

Бер минут та тик тормыйларБер минут та тик тормыйлар
Бер минут та тик тормыйлар

Бүген төнлә һәм көндез күп итеп кар яву сәбәпле, Уфа шәһәренең бөтен районнарында да юлларны, ихаталарны кардан чистарту эшләре бер минутка да тукталмады. Торак-коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш реимына күчерелде. Торак йортларның ихаталарында техника һәм идарә итүче компанияләрнең көчләре белән кардан чистарталар. Әйтик, Орджоникидзе районында әлеге вакытта 24 берәмлек техника, 113 дворник һәм 115 чакырылган хезмәткәр эшли. Беренче чиратта алар төп транспорт юлларын чистарталар, җәмәгатьчелек транспортына тукталышларда туктарга юлларны ачалар. Җыеп алынган кар шунда ук махсус техника белән кар базасына чыгарыла. Бүген гомум алганда 955 куб кар түгелгән.

Чыганак: Орджоникидзевский район Уфы

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас