

Фестиваль Яңа ел каникулларының соңгы шимбәсендә 11 сәгатьтә эшли башлый. Яңартылган Октябрь мәйданы тәмле бәйрәм мәйданына әйләнәчәк. Кунаклар анда 20дән артык төр пилмәннең тәмен татып карый алачак.
Программада: балалар һәм олылар өчен квестлар һәм интерактивлар, музыкаль концерт һәм борынгы уеннар өчен уникаль мәйданчык. Шулай ук барлык теләүчеләр "Минем гаиләм пилмән әвәләп ала!» дип иселәнгән такмакк конкурсында катнаша ала. Фестивальдә аерым «Шефтан пилмән» конкурсы булачак, анда Уфадан шеф-пешекчеләр иң яхшы ашамлыкны сайлап алачак.
Фестиваль яхшы аш-су традицияләрен, новаторлык идеяләрен һәм үзебезнең азык-төлек продуктлары җитештерүчеләребезнең казанышларын тәкъдим итә. «Бөре пилмәннәре» бренды Башкортстанда һәм республикадан читтә күптәннән билгеле. Беренче тапкыр «Бөре пилмәннәре» фестивале 2019 елда узды, ә 2021 елда вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премиягә лаек булды.
Чарага керү ирекле.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат ВКонтакте һәм Instagram да чараның рәсми төркемнәрендә.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Акбулатов Илдар Мөдәрис улы (оештыручы) +7 917 416 24 18
Чиглинцев Дмитрий Сергеевич (матбугат үзәге) + 7 965 923 04 00
Оештыручылар: «Бөре крепосте» АКБО, «Бирское время» шәһәр берләшмәсе, БР Бөре районы хакимиятее, Башкортстанның туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән БДУның Бөре филиалы.
Чыганак: pravitelstvorb.ru