

Башкортстанда 2021 елда 267 авыл интернет белән тәэмин ителгән.
“Доступный интернет” программасы кысаларында 267 авылда элемтә линияләре төзелгән. Республиканың 50 районында 45 мең йортта яшәүче 100 меңләп кеше бушлай интернетка тоташу мөмкинлегенә ия булган.
Элемтә операторлары төзелеш вакытында гигабит оптик челтәр базасы технологиясен кулланалар һәм бу кабель белән берничә хезмәтне кулланып була. Әйтик секундына 300 м битка кадәр интернет, телефон һәм интерактив телевидение.
Башкортстан Хөкүмәте дәүләт контракты шартларына ярашлы операторларның ярты чыгымын үз өстенә ала.
Чыганак: pravitelstvorb.ru