Көнүзәк
6 гыйнвар 2022, 11:40

Юллар, юллар...

М5 иң уңайлы юл булыр.

Юллар, юллар...Юллар, юллар...
Юллар, юллар...

М5 иң уңайлы юл булыр.

 

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә яңа пост урнаштырды.

"М5 юлы буенча планнарыбыз турында сөйләргә телим, чөнки ул халыкны нык борчый. Бу - төп трасса, аны барысы да белә. Кайбер урыннарда ул катлаулы. Шулай итеп, без ниләр эшләдек һәм нинди бурычлар  куйдык.

Сул як.

Языково авылыннан Октябрьский шәһәренә кадәр участок. Монда безгә нигездә аңлаешлы. Зәңгәр участок билгеләнешендә Благовар районының Мирный авылыннан алып Бүздәк районының Иске Богады авылына кадәр һәм Серафимовкадан алып Татарстан белән чиккә кадәр эшләр 2024 елга кадәр башкарылачак. Биредә дүрт полоса, урыны белән алты полосага кадәр булачак.

Кызыл полоса белән билгеләнгән ике участок - Иске Богады авылыннан Кандра һәм Кандракүлдән Серафимовкага кадәр. Монда да мәсьәләне чишү юлын күрәбез. 2022 елда проект эшләрен тәмамлыйбыз. Эшләр 2023 елда башлана һәм 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. Зәңгәр белән билгеләнгән участок – Шмидтово авылыннан Шакша чишелешенә кадәр – эшләнә. Аны 2024 елда төгәллибез. Шулай итеп, 2026 елга Шакша чишелешеннән алып, Татарстан белән чиккә кадәр трассаның сул ягы дүрт полосага җитәчәк. Бу юл һәлакәтләренең кимүенә дә китерәчәк, чөнки анда әлегә ике полоса, юл хәлен җайга салу бик кыен.

Уң як. Монда хәл катлаулырак. Без Шакша чишелешеннән Балтика авылына кадәр шактый зур участок проектладык. Эшләр 2022 елда башлана.

Балтика авылыннан Чиләбе өлкәсе белән чиккә кадәр проектланмаган участок кала, бу 39 километрны без инде Русия Транспорт министрлыгы, Росавтодор белән 2022-23 елларда әлеге участокны арытаба реконструкцияләү буенча проектлау турында сөйләшүләр алып барабыз.

Безнең планнарыбызда - 2030 елга М5 трассасында каршы агымнарны аеру белән 4-6 полосалы итеп ясау".

 

Юллар, юллар...
Юллар, юллар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас