Көнүзәк
6 гыйнвар 2022, 06:39

Тукталышлы булдылар

Ачык тукталышлар күпме әле бездә?

Тукталышлы булдыларТукталышлы булдылар
Тукталышлы булдылар

Ачык тукталышлар күпме әле бездә?

 

Благовещен халкы Зенцов һәм Совет урамнары буйлап йөрүче автобусларны көтә. Моның өчен уңайлы юл шартлары кирәк. Республика белән идарә итү үзәге Благовещенның Зенцов һәм Совет урамнарында яшәүчеләрнең шуңа кагылышлы мөрәҗәгатен контрольгә алды.

Инде шартлар булачак. Подрядчы бордюрлар куйган һәм тротуарга асфальт җәеп, махсус ташлар кайтартылган. Юлны ремонтлау быел яз дәвам итәчәк.

Әмма кешеләргә эшкә, мәктәпкә, эшләре буенча йөрү өчен тукталыш бүген үк кирәк. Благовещенда яшәүчеләр бу проблема турында социаль челтәрләрдә язган һәм күрше Коммунистик урамдагы тукталыш павильоннарын эшләүләрен сораган. "Кар яуганда җилдә басып торабыз һәм өши-өши көтәбез", - дип язган социаль челтәрләрдә кулланучы Леонид Вервельский.

Республика белән идарә итү үзәге мөрәҗәгатьне хәл итәргә алган. Благовещен районы хакимиятендәге хезмәттәшләре белән элемтәгә кергәннәр. Муниципалитет 2021 елның 30 декабренә кадәр Коммунистик урам буенча вакытлыча тукталыш павильоннарын урнаштыруны планлаштырган булган. Эшләрне хәтта бераз иртәрәк тә — 29 декабрьгә тәмамлаганнар. Хәзер транспортны көтү халык өчен уңайлырак.

Зенцов һәм Совет урамнары буенча юлны ремонтлауга килгәндә, бу мәсьәлә муниципалитет контролендә. Башкортстан ЦУРы шулай ук ул  тулысынча хәл ителгәнче контрольдә тотачак.

 

Тукталышлы булдылар
Тукталышлы булдылар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас