

Юлларда сабыррак, игътибарлырак булыйкчы...
Бүгенге көн, 6нчы гыйнвар да, юлларда бәласез үтмәде. Уфа районында туган юл һәлакәтендә ике кеше җан тәслим кылган.
Авария Уфа-Чишмә-Осоргино юлының 5нче чакрымында булган. "Daewoo Nexia" белән каршыга килгән "Kia Stinger" бәрелешкән. Нәҗтиҗәдә "Daewoo" автосындагы ике кеше үлгән, тагын ике кеше дәваханәгә озатылган.
"Kia" автосындагы өч кеше дәваханәгә озатылган, аларның икесе - балалар. Бу куркыныч авариягә китергән сәбәпләр тикшерелә. ... Тик кешеләрне генә кире кайтарып булмый инде...