Көнүзәк
3 Января 2022, 05:50

Юл хаталарны гафу итми...

Бу көннәрдә юлларда сак булыгыз, дип кисәтә коткаручылар.

tulapressa.rutulapressa.ru
tulapressa.ru

Башгидромет үзәгеннән хәбәр итүләренчә, алдагы көннәрдә республика буенча кар явуы, көндез урыны белән көчле кар явуы, кайсыбер районнарда буран, бозлавык, юлларга кар ятуы фаразлана.

Юлларның аерым участокларында кар яуганда күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр начарлануы көтелә. Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ һәм юл хезмәте хезмәткәрләре кисәтүенә карамастан, кайсыбер водительләр хәвефсезлек кагыйдәләләрен инкарь итә, бу юл-транспорт һәлакәтләренә китерә.

Мәсәлән, 2 гыйнварда гына Стәрлетамак, Благовещен һәм Яңавыл районнарында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрнең төп сәбәбе – каршы хәрәкәт полосасына чыгу һәм тизлекне арттыру.

Мондый һәлакәтләрне булдырмау өчен юл хезмәтләре тизлек режимын һәм хәвефсез дистанцияне сакларга чакыра.

Игътибарлы һәм сак булыгыз, диләр алар.

Ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм телефоны 112.

“Приуралье” идарәсенең диспетчер пункты: 8-917-046-79-53.

Уфаның коммуналь хуҗалык идарәсенең диспетчерлык хезмәте: +7347-273-39-94.

Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсенең диспетчер номеры: 8-927-955-11-00.

Әлбәттә, бәйрәм көннәрендә коткаручылар да, табиблар да, юл хезмәтендә эшләүчеләр дә, хокук саклаучылар да эшкә чыга. Ләкин үзебезнең һәм якыннарыбызның гомере һәм сәламәтлеге өчен үзебез җаваплы икәнлеген онытмасак иде. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас