

2022 елның яңа ел төнендә, ягъни төнге 00.00 сәгатьтән иртәнге 9.00 сәгатькә кадәр республикада 10 сабый дөньяга килгән.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, аларның алтысы — кызлар, дүртесе — малай.
Авырлыгы 2910 грамм һәм буе 51 сантиметр булган беренче кыз Республика перинаталь үзәгендә 00.45 сәгатьтә аваз салган.
Ә узган ел, 2021 елның яңа ел төнендә 15 бала туган иде. Ә аңардан алдагы елда — 20 бала.
Яңа ел төнендә балалар туу — сөенечле хәбәр. Әмма аларның саны елдан-ел кими баруы гына уйга сала...