

Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары яңа ел каникулларында исерткеч эчемлекләр сату режимына үзгәрешләр кертүче законны узган елның декабрендә кабул иткән иде.
“Бу мәсьәлә буенча парламентта кызу бәхәсләр барды. Гражданнардан да фикерләр күп булды, – диде Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Тәүдә Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы гыйнвар башында алкогольне берәмләп сатуга кертелгән өстәмә чикләүләрне тулысынча алырга тәкъдим иткән иде. Әмма киңкырлы фикер алышу һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен өйрәнгәннән соң, чикләүләрне алмаска, ә йомшартырга дигән алтын урталыкка киленде”.
Толкачев әйтүенчә, элек республикада 3 гыйнварда кибетләрдә спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатарга ярамый иде. Хәзер бу тыю бетерелә. Моннан тыш, элгәре 4-6 гыйнварларда алкоголь 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр генә сатылса, хәзер бу вакыт озайтыла.
Шулай итеп, 2022 елның яңа ел каникуллары чорында исерткеч эчемлекләр бүген, ягъни 3 гыйнварда – 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр, ә 4-6 гыйнварда 10.00нан 23.00 сәгатькә кадәр сатылачак. Калган көннәрдә гадәти режим булачак, ягъни 8.00дән 23.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин.
Ни өчен кагыйдәләрне йомшартырга булганнар? “Моңа алкоголь базарындагы хәлнең яхшыруы нигез булды, – дип аңлата парламент рәисе. – Чикләүләр чорында республикада яңа еллар каникулларында спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш күп куллану аркасында агуланып үлү очраклары сизелерлек кимеде”.
“Яңа ел каникулларыннан соң нәтиҗә ясалачак. Хәлдән чыгып, киләчәктә бу законга үзгәрешләр кертелергә мөмкин”, – дип йомгаклады Константин Толкачев.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел каникулларында спиртлы эчемлекләр сатуга чикләүләр кертү турындагы закон 2019 елда кабул ителде. Башкортстан илдә мондый тәҗрибә кертүче бердәнбер төбәк булды. Бездән соң Мәскәү депутатларының да, бу алымны бар ил буенча кертү яхшы булыр иде, дигән сүзләре ишетелә башлады.
Ә менә депутат Дмитрий Чувилин, ел саен чикләүләрне үзгәртүгә караганда, яңа ел каникуллары “озайлы кәеф-сафа коруга” әйләнмәсен өчен ял көннәрен кыскарту яхшырак булыр иде дигән фикердә.
Ә сез ничек уйлыйсыз?