

Яңа ел җылы һава торышы белән сөендерде. Әмма алдагы көннәрдә салкынайтачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Дүшәмде, 3 гыйнварда, республика юлларында кар өемнәре булачак. Көндез бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын исәчәк. Һава температурасы көндез -5, -10 градус тирәсе торса, кичке якка -10, -15 градуска төшәчәк.
Сишәмбе, 4 гыйнварда, урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан фаразлана. Төнен термометр баганалары -15, -21 градус күрсәтсә, аязытканда -26 градуска җитәчәк. Көндез һава температурасы -13, -18 градус тирәсе булачак.
Чәршәмбе, 5 гыйнварда, урыны белән шулай ук кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнен һава температурасы -18, -23 градус торса, урыны белән -26, -31 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез республиканың төньяк районнарында – -15, -20 градус, көньяк өлешендә -8, -13 градус фаразлана.