Көнүзәк
3 гыйнвар 2022, 14:16

2022 елда безне ниләр көтә?

Нинди “күчтәнәчләр” әзерләгән ул безгә?

Яңа елны могҗизалы бер мизгел кебек кабул итәргә өйрәнгәнбез. Алдагы ел үткәненнән яхшырак булыр төсле кебек тоела, шуңа өмет итәбез.

2022 ел ничек булыр соң? Нинди “күчтәнәчләр” әзерләгән ул безгә? Шуларның берничәсен генә барлыйк әле.

Әлбәттә, иң мөһиме – сәламәтлек. Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, 2022 елда әлеге юнәлештә төп бурыч булып уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр озайту торачак, дип белдерде.

Бу хакта инде ничәмә еллар сөйлиләр. Ләкин соңгы елларда коронавирус килеп чыгып, аяк чалды. Әйткәндәй, быел ковидтан дару барлыкка килергә мөмкин, ди министр. “Бу дару чирнең төрле стадияләрендә кулланырлык булырга тиеш. Ул кыйммәт булырга тиеш түгел”, – ди Мурашко.

QR-кодлы паспортлар

Быел илнең өч төбәгендә QR-кодлы паспортлар бирә башларга ниятлиләр. Бу яңалыкны 2022 елның ахырына кадәр кабул итәргә җыеналар, дип хәбәр итте Русиянең санлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев. Аның әйтүенчә, электрон паспорт смарт-карта һәм QR-кодлы кушымта төрендә булачак. Смарт-картаның чипына мәгълүмат язылачак.

“Паспорт ике төрдә булачак – гадәти кәгазь документны алмаштыручы смарт-карта, аның чипына тиешле мәгълүмат языла. Икенчесе – телефондагы махсус кушымта: кайсыбер очракларда смарт-картаны күрсәтеп тормыйча, QR-кодны гына күрсәтү дә җитәчәк”, – ди министр.

Электрон документлар

Быелдан башлап кайсыбер документларга электрон дубликатлар эшләтеп булачак. Узган елның октябрендә ил хөкүмәте әлеге документларның исемлеген раслады. Анда хәрби билет, социаль ярдәм алуга хокукны раслаучы документлар, уллыкка алу турында таныклык, медицина белешмәләре, суд карарлары, белем турында документ, ЗАГС таныклыгы, инвалидлык турында документлар бар.

Документларның электрон күчермәсен 2022 елның 1 июленнән Күп функцияле үзәкләрдә эшләтеп булачак. Моның өчен үзәк хезмәткәре документны сканер аша үткәрәчәк, аны электрон санлы имза белән раслаячак һәм хуҗасына кайтарачак. Шуннан соң дубликат “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетта сакланачак. Власть органнарына яки шул ук Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә документларның кәгазь нөсхәсен күрсәтергә кирәкмәячәк.

Санлы тормыш

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Светлана Бессараб әйтүенчә, быел экологик хәлне яхшыртуга кагылышлы бик күп закон проектлары каралачак.

“Салым системасы буенча үзгәрешләр көтәргә мөмкин, алар салым түләүләрен гадиләштерәчәк. Аерым алганда, без бизнес өчен бердәм салым кертелүен көтәбез. Бу бигрәк тә үзмәшгульләр өчен уңайлы булачак”, – ди депутат.

Русия Президенты Владимир Путин 29 ноябрьдә оешмалар һәм шәхси эшкуарларга бердәм салым түләү механизмын гамәлгә кертә торган законны имзалады. Әлеге хокукый акт 1 гыйнвардан үз көченә керде.

Шулай ук цифрлаштыру да алга китәчәк. Мәсәлән, социаль пенсия, электрон гариза буенча, дистанцион түләнәчәк. Быел туганнар өчен мәҗбүри медицина иминияте полисын санлы төрдә алып булачак. Русия 2030 елга кадәр тулысынча цифрлаштыруга күчәргә ниятли. Шул рәвешле гражданнарга хезмәтләрне тагын да уңайлырак шартларда алу мөмкинлеге тудырыла.

***

Югарыда бәян ителгәннәр – яңалыкларның бер өлеше генә. Алар тормышны кайсы якка үзгәртер? Монысын вакыт күрсәтер. Ничек кенә булса да, яхшыга өмет итәсе килә...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас