

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады.
“Бу бәйрәмнәрне без гадәти тормышка әйләнеп кайтуга аеруча зур өметләр һәм озайлы планнар, зур масштаблы планнар корып һәм дусларча очрашуларның күп булачагына ышанып көтәбез,- диелә котлауда. Узган елда күп эшләр башкара алдык: бергә туплана, акыллырак, көчлерәк һәм түземлерәк була алдык. Коллегаларыбызга, якыннарыбызга игътибарлырак була башладык. Киләсе елның ничек киләчәге үзебездән: максатчанлыгыбыздан, хезмәт яратуыбыздан, кешелеклелегебездән, ярдәм итәргә теләк булудан, ышанычтан тора”.
-Киләсе елда безнең шатлыкларыбыз һәм хәтта иң еракта яшәгән дуслар белән дә очрашулар өчен мөмкинлекләр күбрәк булыр дип ышанам,- диелә котлауда.
Фото: vzsar.ru