Көнүзәк
28 декабрь 2021, 17:00

"Кешенең гаебе исбатланмый торып, аның белән хушлашырга ашыкмыйбыз"...

“Мин классик юридик белемле кеше, - дип белдерде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров интервью барышында. – Мин судның законга ярашлы карар чыгарасына ышанам”.

bashinform.ru "Кешенең гаебе исбатланмый торып, аның белән хушлашырга ашыкмыйбыз"...bashinform.ru "Кешенең гаебе исбатланмый торып, аның белән хушлашырга ашыкмыйбыз"...
"Кешенең гаебе исбатланмый торып, аның белән хушлашырга ашыкмыйбыз"...Фото:bashinform.ru

 

Радий Фәрит улына: “Ни өчен сез кайбер чиновникларны яклашасыз? Ни өчен аларны вазифасыннан бушатмыйсыз?” – дигән сорау бирделәр.

Тапшыруны алып баручы Руслан Шәрәфетдинов билгеләп үтүенчә, әлеге вакытта ике министр һәм берничә район хакимияте башлыгына карата җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

“Мин суд карарыннан башка ничек кеше гаепле дия алам? Минем үземнең позициям бар. Финанс-икътисади эшчәнлек гади түгел. Анда бик күп нечкәлек бар, бер документ икенчесенә каршы килә. Объектлар төзегәндә күп катлаулы мәсьәләләр туа, подрядчиклар алмашына, сметаны яңадан тикшерергә туры килә.  Шуңа да миңа төп аргумент – кеше акчаны кесәсенә салганмы-юкмы икәнлеген белү. Шуңа да мин суд карары чыкмыйча бернинди дә нәтиҗә ясамыйм. Әгәр гаебе исбатланса, ул башлык белән хушлашачакбыз”, - диде ул.

“Башлыкларны күп алмаштырдык. Күп очракта алар үз эшләрен инде тулысынча башкарган, башка өлкәләрдә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Әмма муниципалитет башлыклары, хөкүмәт әгъзалары белән дә хушлашырга туры килгән очраклар булды – аларның кыек юлдан китүләре турында дөрес мәгълүматлар булды”.   

 Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас