

Үткән ялларда һава торышы республика халкын ару гына селкетеп алды. Массакүләм юл-транспорт һәлакәтләре, кар әсирлегендә калган гаиләләр, балалар, ябылган юллар...Берничә торак пунктында электр линияләре өзелде, 1200 кеше утсыз калды...
Ял көннәрендә Башкортстан ЦУР хезмәте муниципалитетлар һәм юл хезмәтләре белән элемтәдә торды. Бөтен мәглүматлар да республика халкына социаль челтәрләр аша җиткереп тордылар.
Соңгы яңалыклар:
ЦУР мәгълүматлар системасына мөрәҗәгатьләр күп булды. Кешеләрнең күбесе өйләрендә калуны хуп күрсәләр дә, юлга чыгарга туры килгән очраклар да булды. Беренче урында – юллар проблемасы, икенче урында – торак-коммуналь хезмәтләре турында сораулар булды. Өчлекне сәламәтлек саклау темасы яба.
Чыганак: ЦУР Башкортостан