Көнүзәк
27 декабрь 2021, 07:58

Кояштан энергия алып

“Благовещен районында “Полиэф” компаниясе кояш элктр станциясе төзүен дәвам итә.

vk.com/wall413272232_739923 Кояштан энергия алыпvk.com/wall413272232_739923 Кояштан энергия алып
Кояштан энергия алыпФото:vk.com/wall413272232_739923

“Без энергиянең альтернатив чыганакларын булдыру өстендә эшлибез”, - дип язды Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең В контакте битендә.

“Благовещен районында “Полиэф” компаниясе кояш элктр станциясе төзүен дәвам итә. Әлеге вакытта аның әзерлеге 80 процент тәшкил итә”, - дигән ул.

Проектка ярашлы, станциянең куәтлелеге 4,9 МВт тәшкил итә, бу безнең республикадагы гамәлдә булган бөтен кояш элктр станцияләренең 7,1 процент куәтен тәшкил итә. Бу проектка инвестицияләр 25 миллиард сумнан артык булган.

Объектны кулланылышка тапшыру 2022 елның беренче кварталында планлаштырыла.

Әлеге вакытта Бөрҗән, Хәйбулла, Стәрлебаш, Гафури районнарында кояш электр станцияләре төзелде, Агыйдел шәһәрендә төзелә.

Русиядә без беренче бишлеккә кергәнбез.

Киләсе адым – җил энергетикасын үстерү булачак. Бәләбәйдә бу уңайдан шартлар мөмкинлек бирә. Гидроэнергетиканы үстерү буенча да планнар бар, яңа гидроузел корылмасы ясар өчен вариантлар бар, ди Башлык.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас