Көнүзәк
27 декабрь 2021, 08:16

Бәйрәм белән, коткаручылар!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров бүген коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

glavarb.ru Бәйрәм белән, коткаручылар!glavarb.ru Бәйрәм белән, коткаручылар!
Бәйрәм белән, коткаручылар!Фото:glavarb.ru

 

“Кадерле дуслар!

Бүген сезне чын йөрәктән Русия Федерациясе коткаручылары көне белән ихлас котлыйм!

 Сезнең һөнәрегез хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора. Сез һәрвакыт иң авыр һәм катлаулы биремнәрне үтәргә әзер. Сезнең тырышлык белән быел 1300 кешенең гомере сакланып калган. Масштаблы янгыннар җитди сынау булды, сез зур батырлык белән урман янгыннарын торак пунктларга якын җибәрмичә, көрәштегез.

Бүген Башкортстанда илдә иң ышанычлыларның берсе булган мобиль хезмәт бар. Сезнең һәрберегез җаваплылыкны тулысынча тоеп, намус белән гади булмаган хезмәтен башкара. Сезгә зур рәхмәт! Кадерле ветераннарыбызга түбәнчелек белән баш иябез.

Киләчәктә дә коткаручылар республикабызда ышанычлы сакчылар булып калыр дип ышанабыз. Авыр сынаулар азрак булсын!

Үзегезне саклагыз! Сәламәтлек, тынычлык һәм якыннарыгызга да бары тик яхшы теләкләр генә телим!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров”.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас