

Хәвефсез түгел...
"Уфа" халыкара аэропортында бүген очыш процедурасы үзгәртелде. Һава шартлары начар булу сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез: - Яңа Уренгой, Дондагы Ростов, Екатеринбург, Новосибирск, Мәскәү, Сургут һәм Казаннан 9 рейс тоткарланган. Максималь тоткарлану вакыты 7 сәгать 35 минут тәшкил итә (Дондагы Ростов - Уфа рейсы); - Дондагы Ростов, Мәскәү, Яңа Уренгой, Новосибирск, Казан, Сургут, Екатеринбург юнәлешләрендә 7 рейсның очу вакыты кичектерелгән. Максималь тоткарлану вакыты - 7 сәгать 10 минут. 4 сәгатьтән артык тоткарланганда пассажирларга кайнар аш һәм салкынча эчемлекләр бирелә. Элегрәк запас аэродромда Самара һәм Түбән Кама аэропортларының һава шартлары буенча 3 рейс кабул ителгән иде.