

Җиле дә көчле…
27 декабрьдә республиканың көньяк-көнчыгышында начар һава шартлары сакланачак, дип хәбәр итә "Башгидромет".
Һава температурасы төнлә -12, -14°, көндез -10, -12 градус булачак.
Ә бүген…
Бүген республикада буран котыра. Кайбер трассаларда хәрәкәт чикләнде, электр энергиясе белән өзеклекләр булды.
Буран аркасында берничә зур авария теркәлде, алар - Кырмыскалы, Туймазы, Мәләвез районнарында.
Җил көчле, секундына 20-25 метрга җитә, көчле кар ява. Юлларга кар сырынтылары ятты.
Самолет рейслары кичектерелде. Шул ук вакытта Уфага кайткан самолетларның җиргә уңышлы утыруы да мәгълүм булды.
Автобус маршрутлары туктатылды.
Кыскасы, буран җитди генә проблемалар китереп чыгарды. Табигать бездән көчле булын тагын бер исбатлады.
Иртәгә дә шундый һава торышы көтелә...