

Шәхси һәм пассажир транспорты, авыр йөк машиналары да Туймазы районындагы Серафимовка һәм Николаевка торак пунктлары арасындагы M5 трассасында "кар әсирлегенә" төшкән. Бу турыда Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Туймазыдан ярдәмгә килгән юл чистарткыч KaмАЗ машиналары юлны кардан арындыра. Ягулык салу станциясе янында юлчыларга ярдәм итү мәйданы оештырылган, анда җылынырга, ашарга һәм эчәргә мөмкин.
Дәүләт комитеты машина йөртүчеләргә күрсәтелгән юнәлештә сәяхәт итүдән баш тартырга яки урап узу маршрутларын алдан сайларга киңәш итә.
Элегерәк, начар һава торышы аркасында Башкортстанның башка районнарында да хәрәкәтнең чикләнүе турында хәбәр ителгән иде.
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ