Көнүзәк
26 декабрь 2021, 06:28

Буран көчәя!

Юлларда чикләүләр кертелде.

Буран көчәя!Буран көчәя!
Буран көчәя!

Юлларда чикләүләр кертелде! Бүген 10:00 сәгатьтә (урындагы вакыт) М-7 трассасының «Волга» һәм Р-240 Уфаны Көнбатыштан урап узу юлында вакытлыча чикләү кертелде. Бу тыюлар пассажир автобуслары, маршрут таксилары, таксилар, йөк транспорты өчен 1194нче километрыннан (Югары Яркәй) 1230нчы (Искесолтанбай), 1305нче ( Шәрип)- 1331нче километрына (Уфага кергән өлеш) федераль трассаның М-7 «Волга» һәм 0нче участокның ( Авдон) 28нче ( Подымалово) чакрымында гамәлдә. Кадерле дуслар, мондый һава шартларында ерак юлга чыкмаска киңәш ителә. Башкортстан юлларында 105 берәмлек юл техникасы эшли. Юлдагы штаттан тыш хәлләр турында «Приуралье» юллар идарәсенең  тәүлек буе кизү-диспетчерлык хезмәте номерына шалтыратып хәбәр итәргә була: +7(347) 286-07-18.

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас