

Ул кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсенә дә тукталды. "Кешеләрне моннан күп еллар элек төзелгән йортлардан тиз вакытларда алырга кирәк, шул ук вакытта авария хәлендәге йортларда яшәүче кайбер кешеләрнең торак ипотекасын түләү мәсьәләсен дә тикшерергә кирәк, диде ул.
Бу мәсьәләдә безнең республикада хәлләр ничек тора? Сорауга Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Егор РОДИН түбәндәгечә җавап бирде.
"Башкортстанда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программа эшли. Сүз 2017 елның 1 гыйнварына кадәр җимерек хәлендә дип танылган тораклар турында бара. Программа 62 мең квадрат метр авария хәлендәге торактан күчерүне күзаллый һәм ул Башкортстанның 5 мең гражданына кагыла. Федераль һәм төбәк хөкүмәтләре булышлыгында республикабыз гражданнарының торак шартларын яхшыру җәһәтеннән эшләр дәвам итәчәк. Гамәлдәге программаны без вакытыннан алда - 2023 ахырына кадәр тәмамлаячакбыз, бу максатлар өчен финанслау каралган".