

"Чүп-чар реформасы, күп катлаулыкларга карамастан, акрынлап алга бара. Безнең төп бурыч - аны тулысынча чишү. Әмма аны чишү юлында тиешле операторларны булдыру төп эшләрнең берсеннән саналды. Бүген алар Русия Федерациясенең бөтен төбәкләрендә дә эшли һәм мәйданчыклар саны күп тапкырларга артты", - диде илбашы.
Бу мәсьәләне чишүдә Башкортстанда да күп эшләр башкарыла. Бүгенге эш планнары белән БР Экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Илдар Гарифуллин бүлеште.
"Башкортстан Республикасында 4 төбәк операторы эшли. Бүгенге көндә республикада 22 мең контейнер мәйданчыгы санала. Аларда 56 меңнән артык контейнер урнаштырылган. Аларның яртысыннан күбрәге - евроконтейнерлар. Әле без тимер контейнерларны евроконтейнерларга алмаштыру эшләре белән мәшгульбез. Бу максатлар өчен федераль программа буенча 13,4 миллион сум алдык. Алдагы елга зуррак суммага гариза бирдек, 2024 елга кадәр бөтен контейнерлар да евро булачак. Моннан тыш, Башкортстан Республикасында 4 чүп-чарны сортларга аеру комплексы эшли. Планда тагын 19 сортларга аеру комплексын төзү бурычы тора. Бөтен чүп-чарны, ә ул 1 миллион тоннадан артык, сортларга аеру комплексы аша үткәрәчәкбез. Моннан тыш, чүп-чарны эшкәртү мәсьәләсе дә хәл ителә. Планга ярашлы, алдагы 2022 елда полиэтилен калдыкларын файдалану буенча беренче җитештерү оешмасы да (ПОЛИЭФ) эшли башлаячак. Моннан тыш, әгәр күләм җитешмәсә, республикада гына түгел, аңа күрше төбәкләрдә дә полиэтилен җыю белән шөгыльләнәчәк зур предприятие (Биофлекс) булдырылачак. Планнар зур, ләкин алар тормышка ашырырлык".