

. Авылларның социаль үсеше программасы кысаларында дәүләт инфраструктура проектлары белән шөгыльләнәчәк диде ул. Программаны эшләтүгә тиешле күләмдә акча бүленәчәк. Милли проектларнынң байтагы авылга ярдәм итүне күзаллый. Илбашы фикеренчә, программаларны гамәлгә ашыру кешеләрнең социаль иминлегендә чагылырга тиеш.
Путин мәктәпләрне реновацияләү программасы турында да әйтте. Аны авылларда тормышка ашыруга аерым игътибар бүленәчәк. Авылда яшәүчеләр заманча белем ала һәм онлайн-хезмәтләр белән файдалана алсыннар өчен интернет һәм башка элементар ярдәмнәр булдырылырга тиешлекне билгеләде. Бәләкәй авыллар инфраструктураларын үстерү өчен дә өстәмә чыганаклар каралган.
Путин шулай ук күпбалалы гаиләләр өчен авылларда инфраструктураларны үстерүгә дә зур игътибар биреләчәген билгеләде.