

Бүген ил Президенты Владимир Путин Манежда зур матбугат конференциясен үткәрәчәк. Исәп буенча ул 17нчесе булачак.
Эпидемиологик хәлгә бәйле, Путин белән очрашуга чакырылганнар санын ике тапкырга кыскартканнар: барлыгы 500 журналистка гына урын бирелгән. Аларга өч тапкыр ПЦР-тест тапшырырга туры килгән.
Конференциядә ил җитәкчесе дөнья һәм Русия буенча көнүзәк сорауларга җавап бирәчәк. Аларның күбесе социаль өлкәгә кагылыр дип фаразлана. Атап әйткәндә, пенсия реформасы, өстәмә түләүләр, балалы гаиләләргә ярдәм, азык-төлеккә хак арту, икътисадка кагылышлы сораулар булачак. Әлбәттә, күп кешеләрне борчыган коронавируска каршы көрәш, QR-код, пандемия чорында бизнеска ярдәм мәсьәләләре дә күтәрелми калмас.
Исегезгә төшерәбез, Зур матбугат конференцияләре үткәрү тәҗрибәсе 2001 елдан башланды. Беренчесе иң кыскасы булып, 1,5 сәгать дәвам итте. Аннары елдан-ел аларның вакыты арта барды. Иң озыны 2008 елда үтте, анда Путин 4 сәгать 40 минут эчендә 106 сорауга җавап бирде.
Дмитрий Медведевтан соң янә президент булгач, Путин 2012 елдан башлап ел саен журналистлар белән очраша.
2019 елда ул дәүләт башлыгы вазифасындагы иң авыр вакыйгалар дип Бесландагы һәм Мәскәүдә Дубровкадагы театр үзәгендәге терактларны атады.
Узган ел Президент белән матбугат конференциясе 4 сәгать 29 минут барган иде. Анда ул 60 сорауга җавап бирде.
Әйткәндәй, элекке елларны Башкортстан журналистлары да Путинга берничә тапкыр сорау бирә алган иде. Быел ничек булырын 14.00 сәгатьтән соң белербез.