

Бүген, 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрә.
Матбугат конференциясендә ил җитәкчесе дөнья һәм Русия буенча көнүзәк сорауларга җавап бирде. Аларның күбесе социаль өлкәгә кагылды. Атап әйткәндә, пенсия реформасы, өстәмә түләүләр, балалы гаиләләргә ярдәм, азык-төлеккә хак арту, икътисадка кагылышлы сораулар шактый булды. Әлбәттә, күп кешеләрне борчыган коронавируска каршы көрәш, QR-код, пандемия чорында бизнеска ярдәм мәсьәләләре дә күтәрелде.
Уфадан исә мелиорация турында сорау килде. “Җирләр кибеп ярыла, игеннәр юкка чыга, мелиорациягә ярдәм булачакмы?”, – диелә сорауда. “Бу бик киркәле эш, аңа акча бүленәчәк”, – дип җаваплады ил җитәкчесе.
Ә мал башына салым салыначак икән дигән хәбәр бөтенләй дөрес түгел дип белдерде Путин. Мондый хәбәрне таратучыларның үзләренә салым салырга кирәк, дип тә өстәде ул.