

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 22 декабрьдә Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясенең гомум җыелышы утырышында катнашты. Аны чит ил эшләре министры Сергей Лавров алып барды.
“Русия ЮНЕСКОда әйдәүче урынын саклап тора. Бу оешманың барлыкка килүенә 75 ел үткәннән соң да үз мөһимлеген саклаучы кыйммәтләрне яклый”, – диде Сергей Лавров.
Илнең халыкара белем һәм мәгарифне ныгытуга, мәдәниятне үстерүгә, урындагы халыкларның традицияләрен саклауга керткән өлеше турында сөйләгәндә министр Башкортстанның да казанышларын билгеләде. Ул геопарклар төзү программасын аерым телгә алды.
“ЮНЕСКОның башкарма комитеты Башкортстанда Русиядәге беренче геопарк “Янгантау”ны төзүне раслады, – диде ул. – Уфада Бөтендөнья фольклориадасының уңышлы үтүен дә билгеләргә кирәк”.
Радий Хәбиров, республика ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады. Төбәкнең үзенчәлекле табигый һәм мәдәни байлыкларын саклауга юнәлтелгән проектларны алга этәрүне киләчәктә дә дәвам итәчәбез, дип тә өстәде ул.
Утырыш соңында Сергей Лавров Радий Хәбировка “Янгантау” геопаркына ЮНЕСКОның глобаль геопаркы статусы бирелү турындагы сертификатны тапшырды.
Әйтергә кирәк, “Янгантау”га бу статус 2020 елда ук бирелгән иде. Әмма, пандемия сәбәпле, сертификатлар әлегә кадәр тапшырылмады.