

Бүген, 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрә.
Матбугат конференциясендә ил җитәкчесе дөнья һәм Русия буенча көнүзәк сорауларга җавап бирде. Аларның күбесе социаль өлкәгә кагылды. Атап әйткәндә, пенсия реформасы, өстәмә түләүләр, балалы гаиләләргә ярдәм, азык-төлеккә хак арту, икътисадка кагылышлы сораулар шактый булды. Әлбәттә, күп кешеләрне борчыган коронавируска каршы көрәш, QR-код, пандемия чорында бизнеска ярдәм мәсьәләләре дә күтәрелде.
Президент демографияне иң мөһим проблемаларның берсе дип атады. Аның әйтүенчә, илдә эшче куллар җитешмәве сизелә. “Бүген эшкә яраклылыр саны 81 миллионнан чак кына арта. 2024-30 елларга бу санны үстерергә тиешбез. Халыкны саклау – Русиянең иң мөһим бурычларының берсе”, – дип ассызыклады ул.
Әйтергә кирәк, Президентка ике миллионнан артык сорау килде. Әлбәттә, бер эфир кысаларында гына аларга җавап биреп бетереп булмый. “Әмма бер сорау да читтә калмаячак, аларның һәрберсенә анык җаваплар әзерләнәчәк,” – дип ышандырды ил җитәкчесе.