+21 °С
Болытлы


Бүген ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында үткәргән зур матбугат конференциясе барышында аңа шундый сорау бирделәр:
“Башкортстанның 450 еллыгына властьлар нинди ярдәм күрсәтәчәк? Халык хастаханәләр, тигез юллар, матур биналар тели...”
"Монда өстәмә ресурслар кирәк түгел. Бүлеп бирелгән акчаны тотарга, һәм Уфа юбилейга матур итеп әзерләнсен өчен акчаны дөрес бүләргә генә кирәк. Өстәмә акчалар турында да уйларга була", - дип җавап бирде Путин.