

Бүген, 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрә.
Сорауларның берсе азык-төлек хакларына кагылды. “Ни өчен Эквадордан килгән банан үзебездә үскән кишер һәм бәрәңгедән очсызрак тора?” – диделәр.
“Русия глобаль икътисадның бер өлеше булып тора. Бар дөньяда азык-төлеккә хаклар арта һәм без аңардан читтә кала алмыйбыз. Әлбәттә, ковид аркасында эш урыннары азаю, җитештерү күләме кимү күзәтелә. Шуңа хөкүмәт хакларны тотрыкландыру өчен чаралар кабул итте. Дәүләт бу мәсьәләне игътибарда тота. Ләкин, күрәсең,кайсыбер чакта үз вакытында ук түгелдер”, – диде Президент.