Көнүзәк
22 декабрь 2021, 08:35

Әзерлек башлана

Уфа тиздән юбилеен билгели.

utv.ruutv.ru
Фото:utv.ru

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда узачак башкалабыз Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә кагылышлы киңәшмә утырышы үткәрде. Көн кадагында  башкала парклары, скверларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, шулай  ук бу датага Уфада кулланылышка тапшырылачак  үзәк объектларны проектлау темалары булды.

–Эшләрнең масштабы гаять зур. Иң мөһиме – проектларны төзекләндерү мәсьәләләре хакында  яшәүчеләр белән фикер алышу, – диде Радий Хәбиров. – Бу парклар һәм скверларны без иң элек уфалылар өчен булдырабыз, шуңа алар йортлары янәшәсендә нәрсә төзеләсен төгәл белергә тиеш.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас