Көнүзәк
21 декабрь 2021, 10:06

Ышаныч хезмәттә яулана

Рәсил Мәхмүт улы Сәлимуллин мәрхүм булгач, авыл халкы аның улы Айвазны авыл хакимияте башлыгы итеп сайлады.

Ышаныч хезмәттә яуланаЫшаныч хезмәттә яулана
Ышаныч хезмәттә яулана

Кушнаренко районының Иске Гомәр авыл биләмәсе башлыгы Рәсил Мәхмүт улы Сәлимуллин белән быел 17 гыйнварда Солтанай авылында очрашкан идек. Ул вакытта озак кына авыл проблемалары турында сөйләшеп утырдык. “Солтанай авылын сулы итсәм, күңелем тынычланыр иде”, - дигән иде ул. “Беләсеңме, Эльвира, хәзер кешеләрдә кулланучы мөнәсәбәте, йөрәгемне шунсы әрнетә”, - дип тә өстәгән иде.

Рәсил Мәхмүт улы 20 елдан артык авыл биләмәсе башлыгы вазифасын тартты. Ул беркайчан да кызып китми, тыныч кына сөйләшә белә иде. Һәрвакыт кешенең хәленә керә белде, нинди генә четерекле җыелышларда да тавышын күтәрми, тыныч кына үткәрә белә иде.

Гыйнвар аенда  авыл  биләмәсе өчен янгынга каршы цистерна алырга теләүләре хакында да сөйләгән иде.

Бу очрашуыбыз соңгысы булды: февральнең 14ендә аның йөрәге тибүдән туктады. Авыл ятим калды... Бу сүз, бәлки, арттырып җибәрү кебек тоелыр, әмма авыл халкы Рәсил Мәхмүт улы кебек авыл өчен көеп-янып йөргән башка башлыкны белми иде... Авыл янгынга каршы цистерналы да, сулы да булды... Әмма Рәсил Мәхмүт улы гына бу көннәрне үзе күрә алмады.

Сентябрь аенда авыл халкы биләмәнең яңа башлыгын сайлауга җыелды: Рәсил Мәхмүт улының улы Айваз әтисенең эшләрен дәвам итәргә ризалашты. Авыл халкы иркен тын алды: Айваз яхшы тәрбия алган егет (әнисе Венера Хаматхан кызы озак еллар Иске Гомәр урта мәктәбе директоры булып эшләде), сынатмаска тиеш.

Айваз шунда ук әтисенең эшләнеп бетмәгән эшләренә тотынды: Рәсил Мәхмүт улы “Реальные дела” программасына ярашлы Иске Гомәр авылындагы чишмәне төзекләндерә башлаган иде. Айваз Рәсил улы авыл халкы белән өмә ясап, сетка-койма белән уратып алып, чишмә буена агачлар утырттылар. Солтанай белән Иске Гомәр авылларында берәр законсыз чүплек юкка чыгарылды.

Шушы көннәрдә Айваз Рәсил улы белән очрашып, сөйләшеп утыру форсаты тиде. Иске Гомәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлады, армия сафларында хезмәт итте һәм Себер якларына эшкә чыгып китте. Туган йортын ятим итмәү теләге аны авылга кайтырга мәҗбүр итте. Шунда ук аңа туган авылында хакимият башлыгы вазифасын үз кулына алырга тәкъдим иттеләр. Сер түгел, авыл яшәрми, картая. Күп кенә биналар буш утыра, кайчандыр гөрләп торган “Алга” колхозының ике фермасы, урта мәктәп, пекарня, кафе, ике кибет биналары буш тора.

  • Инвесторлар җәлеп итеп, авылны җанландырырга иде, - ди яшь җитәкче. – Буш торган биналарны сатып алып, үз эшләрен башлап җибәрүчеләр булса, эш урыннары да булыр иде. Әйтик, ничә еллар буш торган тегермәнне шәхси эшкуар Дамир Данил улы Зәйдуллин сатып алды да күмер җитештерә башлады. Аларның авыл өчен ярдәмнәре зур: тракторын булсынмы, КамАЗынмы – кайчан гына нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, кире какканы юк...

Солтанай авылында “Народные продукты” оешмасы эшләп килә, алар күпме эш урыннары булдырдылар... Шулай ук авылга иганәче ярдәме күрсәтеп торалар.

Элеккеге “Алга” колхозы банкротлыкка чыкканнан соң, авылда игенчелек эше белән “Флоэма-Агро” җаваплылыгы чикләнгән оешма шөгыльләнә. Кызганычка каршы, терлекчелек беткән.

– Җитәкчеләре Азат Вилсур улы Бикмеев та авылны төзек тотуга бик зур ярдәм күрсәтеп  тора, - ди Айваз Рәсил улы. – Авылда бер генә буш басу да юк. Шулай ук хуҗалык авылда яшәгән байтак кеше өчен даими эш урыны булып тора.

Авылдан 36 бала күрше Бишкәҗә, 7 бала Иске Тукмаклы авылларына йөреп укый икән. “Быел ничә бала туды?” – дигән сорауга, “Дүрт”, - дип җавап бирделәр. Икесе – Акбаш, берсе Солтанай авылларында туган. Дүртенчесе – шушы көннәрдә генә Айвазның үз улы – Рамазан якты дөньяга аваз салган. Иске Гомәр авылында бүген 570 кеше яши, шуның 280е эшкә яраклы яшьтәләр. Калганнары балалар, пенсионерлар.

  • Авыл мәдәният йорты янында балаларга таучык урнаштырып куйдык. Киләчәктә анда уен мәйданчыгы эшләргә хыялыбыз бар, - диде авыл хакимияте башлыгы. – ППМИ программасы буенча трактор алырга ниятлибез. Кыш көне юлларны кардан чистартырга, җәй көне юл буендагы үләннәрне чабар өчен ул бик кирәк. Янгын сүндерү цистернасы алып кайттык, трактор да булса,  район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, үзебезнең мөмкинлек белән сүндерә торырга булыр иде.

Сакланганны Ходай саклармын дигән. Үткән җәй артык эссе булды, тирә-якта урман, табигать бәла-казалары турында күп яздылар. Хәзер бакчада да чүп-чар яндырырга ярамый, яңа тәртипләр буенча һәр кешенең бакчасында чүп-чар үләнен салыр өчен махсус чокыр булырга тиеш.

Солтанай авылында яңа модульле фельдшер-акушер пункты урнаштыру эше башланган, киләчәктә Иске Гомәр авылында да яңа ФАП ачу карала. Авылны югары тизлекле интернет белән тәэмин итү буенча республика программасына керткәннәр. Якын арада оптик челтәр төзү планлаштырыла.

Иман йортында

Авылны бизәп утыручы иман йортын узып китә алмадык. 1994 елда авыл халкы тырышлыгы белән “Мәхәллә” мәчете төзелде. Мәчеттә озак еллар Газыйм Мөгаллим улы Мугаттаров имам вазифасын башкарды. Соңгы дүрт елда мәчетнең тормышы күзгә күренеп җанланды: торгынлык елларыннан соң гафиллек йокысына талган кешеләр уянып, мәчеткә укуларга йөри, бәйрәмнәрне актив оештыра башладылар. Үткән атнада авыл халкы җыелышында Фаил Әхнәф улы Мохтаровны өч елга имам-хатыйп итеп сайлап куйдылар.

Фаил Әхнәф улы утыз еллап Чишмәдә яшәгәннән соң, пенсиягә чыккач, авылга кайтып мәчетне ремонтлау, җанландыру эшенә кереште. “Үтеп киткәндә мәчеткә карап күңелем кузгалып куя иде. Тик анда керергә кыенсына идем. Чишмәдәге яңа мәчеткә дә читтән генә карап, кызыгып йөрдем. Вакыты җиткән булгандыр инде, бер көнне уйланып ятам шулай, карчыгым да бу дөньядан китеп барды, дусларым да шәригатьтән ерак. Миңа дингә килергә кирәк дип уйладым үзенән-үзе. Фәрештәләр әйткәндер инде мәчеткә бар дип. Намазга бастым, укырга йөри башладым. Аллаһы Тәгалә юлларны ача торды, мин алга атлый тордым. Үзебезнең авыл мәчетен ремонтларга Себердә яшәүче бер авылдашыбызның акча бирәсе килә икән дигән хәбәр килеп иреште. Авыл хакимияте башлыгы Рәсил Мәхмүт улы белән шалтыраттык. Марат Зөфәр улы Садретдинов картабызга 250 мең сум күчерде һәм авыл егетләре белән эшне башлап та җибәрдек. Мәчетне тышладык, коймаларын тоттык, тәрәзәләрен алмаштырдык. Авыл халкы да хәер-сәдакасын китерә башлады. Тиененә кадәр язып бардым, мәчетнең идәннәрен алмаштырдык, эчке ягына ремонт ясалды, хатын-кыз һәм ир-атлар таһәратханәсе эшләнде. Ямаев Зәлиф белән аның улы Нияз, Галин Хәниф, Мөхәммәдиев Азат һәм Алик, Халиков Фәнзил һәм башка авылдашлар бик ярдәм итте. Бүгенге көндә газны ялгыйсы гына калды. Документ эшләрен төгәлләдек, - дип бәян итте имам. – Хисап җыелышында һәр тиен өчен җавап тоттым. Халык бик күп җыелган иде. Яңадан өч елга калдырабыз дип тавыш бирделәр”.

Мәчеткә керү белән күзем түрдә эленеп торган “Өмет” гәзитенең “Илләр буйлап” сәхифәсендә чыккан “Әл-Хәрам мәчете” язмасына төште: гәзитебезнең бу бите мәчетне нурландырып торуына без бик куандык.

Иске Гомәр авылында тагын бер хәбәр куандырды: бу авылда башка якларга хас булган буш йортлар проблемасы юк. Хәтта  авылга килеп, сатып алырга йорт эзләп йөрүчеләр бар диделәр. Аларны авылга маршрут автобус йөрмәве дә, район үзәгеннән ерак булуы да куркытмый икән. Хат ташучы Гүзәл ханым Хөснуриялова  20ләп кешенең “Өмет” гәзитен яздырып алдыруларын хәбәр итте. Быел авылда олы кешеләрнең күпләп вафат булуы укучыларыбызны киметер дип юкка борчылганбыз булып чыкты, “Өмет”не алдыручылар азаймаган, киресенчә күбәйгән.

Авылның зираты турында да әйтеп үтәсем килә. Иске Гомәрнең старостасы Рәсил Шамил улы Локманов зиратны карап торуга, төзекләндерүгә бик күп көч сала һәм даими рәвештә өмәләр үткәрелеп тора.

Гомумән, авыл тик уңай хис-кичерешләр генә калдырды.

  • Авылда сигез урында чүп түгү өчен контейнерлар урнаштырылган, аларны күбәйтәчәкбез, - диде Айваз Рәсил улы. – Урамнарны яктырту, юлларны ремонтлап тору бурычы бар. Солтанай авылында Яр буе һәм Бакча урамнарының юлларын төзекләндерәсе бар.

Авылның язмышы өчен борчылып, аны тагын да матуррак итү хыяллары белән янып яшәгән Айваз Рәсил улына уңышлар гына телисе килә.

                                                Эльвира Әсәдуллина.

Автор фотосурәтләре.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас