

Башкортстанда «Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау» программасын финанслауны 2,5 тапкыр арттырганнар.
Ул 6 ел – 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. Подъездларны 365 көн эчендә тәртипкә китерәчәкләр.
Бу хакта Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге эфирында торак-коммуналь хуҗалык буенча куратор Тимур Ханнанов хәбәр итте.
- Сезнең подъездны программага кертү өчен нәрсә кирәк?
Милекчеләрнең гомум җыелышы карары кирәк, аны соңыннан район хакимиятенә тапшыру зарур. Җыелышлар 2022 елның 1 июленә кадәр үткәрелергә тиеш.
Уфа, Агыйдел, Стәрлетамак һәм Межгорье, тагын Благовещен, Иглин һәм Хәйбулла районнарының 117 йортында 362 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Адреслар исемлеге:https://house.bashkortostan.ru/documents/active/387061 сайтында.
2022 елда моның өчен 522 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчаның 90 проценты - республика бюджетыннан, 10ы урындагы үзидарә органнары тарафыннан финанслана.