Көнүзәк
20 декабрь 2021, 07:56

Русиядә кофега хаклар артачак

Кофе эчәргә яратучыларның кесәсенә ару сугачак.

coffeetea.deal.by Русиядә кофега хаклар артачакcoffeetea.deal.by Русиядә кофега хаклар артачак
Русиядә кофега хаклар артачакФото:coffeetea.deal.by

 

Белгечләр яңа елдан соң Русиядә кофега 20-30 процентка хаклар артачак, дип фаразлый. Элиталы маркаларның хаклары хәтта 40 процентка кадәр сикерәчәк, диләр. Бу уңышның аз булуы һәм пандемия аркасында эшчеләрнең кимүе белән бәйле. Дөнья базарындагы кофеның 30 процентын тәэмин итүче Бразилиядә быел корылык һәм аномаль суыклар аркасында кайбер плантацияләр зыян күргән. Аеруча Минас-Жераис, Сан-Паулу штатларында иң очсыз сорт – робустуны үстерә торган плантацияләр начар уңыш биргән. Белгеч Леонид Хазанов быел Бразилиядә кофеның уңышы 30-35 процентка ким булган, ди. Колумбиядә яңгырлар күп явып уңышны юкка чыгарган. Эфиопиядә сәяси киеренкелек аркасында кофе җитештерү азайган, Вьетнамда ковид эшчеләрнең санын киметкән. Шуның өстәвенә диңгез аша чыгару да, ягулык хаклары да кыйммәтләнгән.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас