Көнүзәк
20 декабрь 2021, 04:16

Мәскәүдә йөргән автобуслар хәзер Уфада җилдерәчәк

Җилдерә алса ярый да соң...

О.Яровиков bashinform.ruО.Яровиков bashinform.ru
Фото:О.Яровиков / bashinform.ru

Уфага Мәскәүдән кулланылышта булган 5 автобус кайтарганнар, дип хәбәр итә bash.news. Автобуслар Уфага ватылмыйча килеп җитә алганнар. Белгечләр аларның техник торышын бәяләгән һәм эш өчен хәвефсез дип тапкан.

Уфа хакимияте  барлыгы 50 берәмлек техника кайтару турында килешкән. Аларның өчесе – нык зур класслы, 47се – зур класслы. Башкалага кайткан автобусларның кайчан линиягә чыгасылары әлегә билгеле түгел. Калган техника 2022 елда кайтарылачак.

Исегезгә төшерәбез, 17 декабрьдә узган матбугат конференциясендә Уфа мэры Сергей Греков шәһәрдә җәмәгать транспортының җитешмәвен ассызыклады.

“Транспорт мәсьәләсенә зур игътибар бүләбез, чөнки Уфаның автомобильчеләр шәһәре түгел, җәяүлеләр  шәһәре булуын телибез, – диде Греков. – Уфа урамнарындагы  транспорт соңгы арада үзгәрә. Бу мәсьәләне арытаба да хәл итәчәкбез”.

Мэр сүзләренчә, транспорт реформасы билгеле бер стратегия буенча үсешә. Ул стратегиягә электр транспорты үсеше дә, пересадкалар ясау төеннәре дә, юл инфраструктурасы да керә. Уфа урамнарыннан соңгы “ПАЗик”ның гаип булу көнен ул 25 декабрь дип атады.

Социаль челтәрләрдә исә бу мәсьәләгә карата шау-шу купкан.  Өстебезгә “НефАЗ” “аварга” торганда нишләп без Мәскәүнең иске һәм таушалган автобусларында йөрергә тиеш, дип хәйран кала уфалылар...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас