Көнүзәк
20 декабрь 2021, 15:28

Халыкны ниләр борчый?

   Башкортстан белән идарә итү үзәге, гадәттәгечә, үткән атна буенча нәтиҗәләр чыгарды.

Халыкны ниләр борчый?Халыкны ниләр борчый?
Халыкны ниләр борчый?

Башкортстан белән идарә итү үзәге, гадәттәгечә, үткән атна буенча нәтиҗәләр чыгарды.

  • Иң көнүзәк проблема булып һаман да КОВИД-19дан вакцина ясату тора икән. Бу уңайдан 887 мөрәҗәгать килгән. Әйткәндәй, бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 340ка азрак.
  • Икенче урында – юллар темасы (345 мөрәҗәгать). Өченче урында – социаль яклау темасы (294).

Үткән атнада Башкортстан белән идарә итү үзәге 2671 мөрәҗәгать кабул иткән һәм эшкәрткән. 2020 елның шул вакыты белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 1656га арткан.

Фото: pravdapfo.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас