

Ул "Халыкара кооперация. Һәркемгә дөньяны ачып" дип исемләнгән пленар сессиядә модератор булып катнашты. Чара тәмамланганнан соң аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Мин һәр тапшыруыма, һәр темага җентекләп әзерләнәм, - диде ул. - Чөнки күп белгән кебек күпне онытырга да була. Оятка калмас өчен кая барасы җиремнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнәм.
Ул Башкортстанга беренчегә килгән. "Башкортстан турында өч сүз белән ничек әйтер идегез?" дигәч, ул: "Таулар, бал һәм һава", дигән.
Чыганак: "Панорама Башкортостана"