Көнүзәк
16 декабрь 2021, 12:30

"Инвест сәгате"нең йөзенче киңәшмәсе

Башкортстанда атна саен инвесторлар. белән очрашып "Инвест сәгате" үткәрү яхшы гадәткә әйләнде.

"Инвест сәгате"нең йөзенче киңәшмәсе"Инвест сәгате"нең йөзенче киңәшмәсе
"Инвест сәгате"нең йөзенче киңәшмәсе

Нәкь анда инвесторларның проектларын ничек гамәлгә ашыру турында сүз бара. Икьтисад фәннәре докторы, республиканың стратегик тикшеренүләр институты директорының фәнни хезмәтләр буенча урынбасары Әлфия Кузнецова билгеләвенчә, "Инвест сәгате" республикага перспективалы идеяләрне кертү вакытын тизләткән. Башкортстанда мондый форматтагы очрашу 2018 елның октярь аенда оештырылды. Киңәшмәләрдә 815 млрд. сумлык 396 проект каралды. Шушы көннәрдә йөзенче киңәшмәгә җыелдылар. "Республика Башлыгының шәхси контроле эшкуарларга ышаныч өсти, алар үз проектларын ышанычлырак гамәлгә ашыра",- ди Әлфия ханым.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас