

Безне ниләр борчый?
Әле – һава торышының берчә җылытып, берчә салкынайтып торган мәле. Шуңа күп урыннарда юлларда бозлавыклар хасил булды.
Бу җәһәттән Уфа да искәрмә түгел. Башкаланың Орджоникидзе районындагы Вологда һәм Коммунарлар урамнарына ком сибелгән. Калинин районындагы Баландин бульвары тирәсе дә бозга каршы матдәләр белән эшкәртелгән. Менә шушы һәм башка мәгълүматлар Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгенә килә. Нәкъ шушы һәм аңа охшаш мөһим мәсьәләләр хакында бүген иртән Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгеннән Башкортстан юлдаш телеканалына туры эфирга чыккан мәлдә әйтелде.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча компенсация хакында да сүз барды. Аны бездә пенсионерларга, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә түлиләр. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яҡлау министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер QR-код ярдәмендә калькуляторны ачып була: https://calc.bashkortostan.ru/EDK_calc/. Аның ярдәмендә компенсация күләмен исәпләргә мөмкин.
Тагы коммуналь хезмәтләрне түләү буенча да субсидия бар. Бу – ярдәм инең аерым чарасы. Моның өчен аерым калькулятор барлыкка килгән: https://rcspn.mintrudrb.ru/housing-subvention-calcula..
Тагы сигездән алып 17 яшькә кадәр булган балалар өчен дә пособиеләр бар. Бу – Пенсия фонды тәгаенләгән федераль түләүләр. Тулы мәгълүмат белән менә бу сайтта таныша аласыз:
(https://pfr.gov.ru/grazhdanam/singles_family_with_chi..) танышырға була.