

Прокурор белән эшлекле очрашу.
Бүген Хөкүмәт Йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яңа прокуроры Игорь Пантюшин белән очрашты. Төбәк җитәкчесен аның белән Русиянең генераль прокуроры Николай Шишкин таныштырды.
Игорь Пантюшин 8 декабрьдә Башкортстан республикасы прокуроры итеп тәгаенләнде.
– Яңа вазифагыз белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Республика прокуратурасын җитәкләү – зур җаваплылык. Башкортстан – Русиянең зур төбәге. Биредә 4 млн.нан артык кеше яши. Безнең икътисадыбыз ныклы, без алга үсештәбез, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстан – күпмилләтле республика. Биредә 150 дән артык миләт вәкилләре дус һәм туган булып яши.
Республика прокуратурасына килгәндә, ул бик эшчән орган. Безнең эшебез дә уртак, чөнки кешеләрнең мәнфәгатен яклау иң мөһиме.
– Игорь Станиславович – тәҗрибәле, белемле, һөнәри яктан зур әзерлекле прокуратура җитәкчесе, – диде Николай Шишкин. – Шәхсән үзем аны күп еллар беләм һәм ул искиткеч тәрбияле кеше дип әйтә алам.
Сезгә Башкортстанда уңышлар телим!
Белешмә:
Игорь Станиславович Пантюшин 1966 елның 22 ноябрендә Тамбов өлкәсендә туган. Воронеж дәүләт университетын тәмамлаган. Юридик фәннәр кандидаты.