

Бу премия ел саен бирелә һәм ул республикада хокук саклаучыларның эшенә югары бәя бирә. Петр Россинский исемендәге премиягә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров лаек булды. Аңа бу мәртәбәле бүләкне РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников тапшырды.
- Бу премияне алу көтелмәгән булды һәм әлбәттә, куанычлы, - диде Андрей Назаров. - Без номинацияләрне булдырганда алар шулкадәр абруйлыга әйләнер һәм аларны тапшырырга Уфага Русиянең иң абруйлы кешеләре килер дип уйламаган идек.
Урал дәүләт юридик университетының кафедра мөдире, юридик фәннәр докторы, профессор, РФ ның атказанган юристы Бронислав Гонгало Анатолий Венедиктов исемендәге премиягә лаек булды. Төрле номинацияләрдә үз һөнәрләренең чын осталары бүләкдәнде. Хезмәттәшебез, "Башкортстан" телерадиокомпаниясе директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева юридик юнәлешле телетапшырулар әзерләгәне өчен бүләкләнде.
Чыганак:pravitelstvorb.ru