Бүген "Торатау" Конгресс-холлында VII гомумрусия юридик форум ачылды. Чара Русия Федерациясе юристы көненә багышланды.
Форум "Хокук системасын заман чакыруына яраклаштыру" дигән темага багышланды. Илнең алдынгы юристлары властьнең реформасы, законнарны цифрлы дәвер шартларына яраклаштыру турында сөйләште.
"Без бүген глобаль чакырулар заманында яшибез. Цифрлы технологияләр үсешә, алар безнең тормышыбызга ныклап үтеп керде. Шулай ук, дөньяда пандемия кебек форс-мажор кебек күренеш тә пәйда булды. Шуңа да безнең очрашуның төп темасы шушы шартларда эшләргә өйрәнү, заманча шартларга яраклашу турында булачак,"- диде Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстандагы бүлеге рәисе, Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.
Форум кысаларында үтеп баручы елга йомгак ясалды, эшлисе эшләр билгеләнде.