

Аңа ярашлы, хәзер төбәк җитәкчеләре "Президент" дип атала алмый. Шулай ук, аларга ике срок рәттән төбәк җитәкчесе булып сайлана алу хокукы бирелә. Бу закон проектының авторларының берсе, РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников бүген Уфа шәһәрендә үткән гомумрусия юридик форумда бу законның үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Законга ярашлы хәзер төбәк җитәкчеләренең җаваплылык механизмы үзгәрә. Әгәр ул ышанычны югалтса, РФ Президенты аны вазыйфасыннан бушата ала, кисәтү ясый ала. Павел Крашенинников законны 14 декабрьдә кабул итәргә җыенуларын әйтте. Чыганак: Башинформ.