Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2021, 11:15

Гирлянда һәм петардалардан дөрес файдалана беләсезме?

Белгеч үз киңәшләрен бирә.

Гирлянда һәм петардалардан дөрес файдалана беләсезме?
Гирлянда һәм петардалардан дөрес файдалана беләсезме?

     Яңа елга да күп калмады. Гирляндалар һәм петардалар сатып алучылар да бардыр инде, дуслар. Дөрес, алар бәйрәм чорында якты тәэсирләр калдыра. Шуның белән бергә – проблемалар  чыганагы да.  Петардалардан, гирляндалардан ничек дөрес файдаланырга соң?

     Бу җәһәттән БР буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең административ практика бүлеге башлыгы урынбасары Петр Ильин “Сәләм” тапшыруында үз киңәшләрен бирде.

  1. Пиротехниканы махсус сәүдә нокталарында һәм сертификациясе булганын гына сатып алырга кирәк. Яраклылык срогы чыкканын сатып алырга ярамый.
  2. Пиротехника балаларга бирергә ярамый. Бөтенләй ярамый! Ә иң мөһиме – хәтта  шаярып  кына да аны кешеләр ягына очырту тыела!
  3. Көчле җил булганда салют аттыру турында уйламагыз да. Фейерверклардан 15 метр ераклыкта торырга киңәш ителә. Фитильне кул сузымы аралыгында кабызырга!
  4. Пиротехниканы ачык урында - торак  йортлардан 30 метрдан да ким булмаган ераклыкта  кулланырга кирәк.

      Шулай да дөнья хәлен белеп булмый, проблемалар туса,  мобиль яки шәһәр телефоннарыннан "101" яки "112" гә  шалтыратыгыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: