

"Китапның эчтәлеген сөйләмим", - диде ул. Ни өчен бу бөек шәхес белән кызыксына башлавын гына бәян итте. Бөек дәүләт эшлеклесе М.Сперанский үзенең ватанын китаплардан гына укып белми. Ул империянең бөтен почмагын үз күзләре белән күреп чыга. Кайбер урыннарында озак кына яши дә. Ул үз гомерендә императорның иң якыннары арасында да була, югары чинлы чиновник вазифасын да башкара, аннан эзәрлекләнеп йөрүче, түбән дәрәҗәгә төшерелгән кешегә дә әйләнә. Ул Александр I һәм Николай I белән эшли, булачак император Александр IIне дәүләт эшләренә һәм хокук фәненә өйрәтә. Сперанский финанс, кадр һәм империянең административ системасында күп реформалар әзерли һәм үткәрә. Ул законнарны бер системага салу өлкәсендә зур хезмәт башкара, Русия империясенең законнарын тулысынча туплый. Павел Крашенинниковның бу китабы бөек шәхескә ихтирам күрсәтүе булып тора. Крашенинников Павел - хокукчы, юридик фәннәр докторы, профессор, Русия Федерациясенең атказанган юристы, шулай ук дәүләт һәм хокук өлкәсендә күп фәнни хезмәтләр авторы.