Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 декабрь 2021, 17:10

Ә син диктант яздыңмы?

   Республика белән идарә итү үзәгендә Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант  үтте.

Ә син диктант яздыңмы?
Ә син диктант яздыңмы?

Республика белән идарә итү үзәгендә Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант  үтте.

   Анда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр үзләренең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге белемнәрен тикшерде. Төбәк Хөкүмәте әлеге агарту проектын хуплый һәм киләчәктә аны даими үткәрергә исәпли.

   -Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант язучылар – республиканың битараф булмаган кешеләре. Чөнки һәркем  коррупциягә каршы хокук бозуларның шаһиты булырга мөмкин, хәтта үзе моны сизмичә дә калып. Проект нәкъ менә гражданнарның бу өлкәдә белемнәрен күтәрү максатына юнәлтелгән дә инде,- диде үз чыгышында БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, БР икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Моратов.

   Диктант тәүге тапкыр республикада узган елда үтте, анда 10000нән артык кеше катнашты. Диктантның ничек үтүен сайтта карый аласыз: https://антикорр-диктант.рф

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: