Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 декабрь 2021, 15:49

Игорь Комаров котлады

   Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Ватан Геройлары көне белән тәбрикләде.

Игорь Комаров котлады
Игорь Комаров котлады

   Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Ватан Геройлары көне белән тәбрикләде.

   -Бүген Идел буе федераль округы бар илебез белән бергә Ватан Геройлары көнен билгели. Бу – истәлекле дата һәм илебездә 2007 елдан алып бәйрәм ителә. Без үз халкына хезмәттә булган, туган җиренә, үз якыннарына  мәхәббәт хисе белән янган, ышаныч, батырлык, Ватанына бирелгәнлек үрнәге булган кешеләрне искә алабыз.

   Һәр Герой турындагы истәлек – ул безне алга барырга әйди, көч-дәр бирә һәм күңелдә горурлык хисләре уята. Һичшиксез, безнең балалар һәм оныклар да буыннар аны киләчәктә үзләренең дәвамчыларына тапшырыр,- диде ул.

   Игорь Комаров барлык Идел буе федераль округында яшәүчеләргә ныклы саулык һәм иминлек теләде.

Фото: vsar.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: