Татарстан Югары Суды республика Хөкүмәтенең QR-кодлар кертү турындагы карарын гамәлдән чыгарудан баш тарткан. ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанның алты кешесе октябрь уртасында Югары судка гариза биргән булган, соңрак аларга тагын 33 кеше кушылган. Дәгъваларны бер гаризага берләштергәннәр. Утырыш барышында Роспотребнадзорның республика идарәсе вәкиле белдергәнчә, ковидка каршы чикләүләр — гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын саклауга юнәлдерелгән административ чаралар. Аларны кабул итү турындагы карар эпидемиологик хәлне һәм коронавирус характеристикасын исәпкә алып эшләнгән.
Чыганак: www.tatpressa.ru